+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 06:52

Табуттан: "Чыгарыгыз мине!" дип кычкырган

Кешене соңгы юлга озатканда шаярулар, әлбәттә, урынлы түгел. Әмма Ирландия кешесе Шэй Бредли башкача уйлаган.

Кешене соңгы юлга озатканда шаярулар, әлбәттә, урынлы түгел. Әмма Ирландия кешесе Шэй Бредли башкача уйлаган.
Ул үлгәч, табутны җир куенына төшерә башлаганда музыка туктап калган һәм табуттан шаку тавышы ишетелгән.
Аннары Шэй Бредлиның үз тавышы яңгыраган: "Чыгарыгыз мине! Шайтан алгыры, кайда мин? Монда караңгы. Бу - Шэй, табуттан. Мин үлдем. Сезнең белән хушлашасым гына килгән иде... "
Баксаң, авыр чирле, үләсен алдан белгән ир шулай җирләү вакытында якыннарының кәефен күтәрергә уйлаган һәм тавышын яздырып калдырган.
Я, ничек сезгә мондый шаяру, ошадымы?
Читайте нас