Ял көнен матур башладым. Кибеткә чыктым да үземә бик килешле зәңгәрсу күлмәк сатып алдым. Менә өйгә кереп киләм. Хәзер ирем каршыма чыгачак, мине әйләндереп, сокланып, күлмәгемне мактаячак.
Уртада тәбәшәк кенә урындыкта бер ир утыра. Хатынына, уртача гына яшьләрдәге, төскә-буйга матур гына ханымга туфли кирәк.
— Менә бу туфлине киеп кара әле! — дип, тып-тын зал өчен артык зур тавыш белән кычкырып дәшә ир. Бармагы белән шул туфлигә төртеп күрсәтә. Хатын дәшми генә аягына ире сайлаган кара-көрән төстәге үкчәсез туфлине кия дә, җавап көтеп, күтәрелеп карый.
— Юк, бармый, — ди тегесе. — Өченче киштәдә икенче торучы туфлине киеп кара.
Хатын ике аягына ике төрле туфли киеп басып ката.
— Юк, миңа ошамый, — дип көйсезләнә ир. — Несерьезно что-то.
Кибеттәгеләр барысы да хатынның аягына карап ала да сайлауларын дәвам итә.
— Миңа әнә теге туфли матуррак тоела! — дип кычкыра ир, бармагы белән тагын да төссезрәк бер аяк савытына төбәп. — Икенче аягыңа менә бусын киеп кара...
Мин туфли турында бөтенләй оныттым. Күз чите белән генә теге ирне күзәтәм. Беренче карашка, матур гына кеше кебек иде. Тора-бара аның гәүдәсендә җитешсезлекләр табыла башлады. Уртада утыргач, аны күзәтү дә җиңел иде. Танавы кирәгеннән озынрак, үзе артык ябык кебек тоелды. Күзләрендә һәм хәтта тырпаеп торган тезләрендә ниндидер оятсызлык бар кебек иде. Һәм, ниһаять, ир егерменче пар аяк киеменә барып җиткәндә мин үземдә аңа карата нәфрәт хисләре тойдым.
Артыннан узганда бу ирне чәчәкле берәр тапочка белән суккалаганда да начар булмас иде, дигән уй баштан узды. Булса да була икән ирләр! Күрәсең, аңа карата тойгыларым йөземә чыккандыр: күтәрелеп карасам, сатучы кыз да шундый ук йөз белән карашын ирдән миңа күчерде. Без бер-беребезне аңладык... Сатучы кыз, ирнең хатынын кызганып булса кирәк, авыр сулап, башын чайкап куйды.
Йөгерә-атлап өйгә кайтып киләм. Үземдә икән ирнең иң яхшысы!!!
Ирем каршыма балкып килеп чыкты.
— Кара әле, бигрәк матур күлмәк кигәнсең. Бүген генә сатып алдыңмы? Ә бусы сиңа — сюрприз! Иртәдән бирле ясап булаштым, — дип, кулыма тартма тоттырды ул.