Федераль бюджетның керем өлешен русиялеләрнең салымнар буенча бурычларын кайтару исәбенә тулыландырырга уйлыйлар.
Гадиләштереп әйткәндә, салым органнары бурычлыларны "селкетә" башлаячак.
Моңа кадәр кайбер төр салымнарны, вакыты чыккан дип, "гафү итәләр" иде. Киләчәктә моңа өмет итеп булмаячактыр, чөнки русиялеләр казнага барлыгы 1,2 триллион сум бурычлы икән.
Шулай ук салым өстенлекләре буенча да кайбер үзгәрешләр булырга мөмкин. Әйтик, әлегә кадәр дәүләт гражданнарга һәм предприятиеләргә теге яки бу төр салымны түләү буенча льгота бирә.
Федерация Советы тарафыннан шуларның нәтиҗәлелеген кабат карау тәкъдиме кертелә.