Бүген Дүртөйле шәһәренең үзәк мәйданында үзенчәлекле парад булды. Бирегә берьюлы 15 өр-яңа чүп-чар җыю машинасы килеп туктады.
Шул рәвешле "Дүртөйлемелиоводстрой" җәмгыяте үзенең техник куәте артуын күрсәтте. Яңа машиналар төрле күләмдәге каты көнкүреш калдыкларына исәпләнгән: зурлары да, бәләкәйрәкләре дә бар. Евротөягечләр белән җиһазланган машиналар заманның соңгы таләпләренә җавап бирә. Зур габаритлы чүп-чар ташуга исәпләнгәннәре дә кайтарылган.
"Дүртөйлемелиоводстрой" вәкилләре белдерүенчә, җәмгыятьнең машина-трактор паркы ел азагына кадәр тагын да киңәячәк, декабрь ахырына янә дә 17 машина кайтару күз уңында тотыла. Болай булгач, җәмгыять җаваплылыгындагы районнарда чүп-чар вакытында чыгарылмый дип зарланырга урын калмас, бәлки!