+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 12:47

Кеше бәхетсезлегендә баерга тырышкан

Былтыр Дүртөйле шәһәрендә полиция хезмәткәренә пычак кадаган наркотик сатучы 25 яшьлек җинаятьчегә карата, ниһаять, хөкем карары чыгарылган.

Былтыр Дүртөйле шәһәрендә полиция хезмәткәренә пычак кадаган наркотик сатучы 25 яшьлек җинаятьчегә карата, ниһаять, хөкем карары чыгарылган.
Исегездә булса, бу вакыйга хакында язган идек. Таҗикстаннан килгән 25 яшьлек ир-егет наркотик сатуны үзенең төп кәсебе итә. Үлемечле товарын нигездә алдан яшереп куйган урыннардан тарата. Тик менә аның эзенә полиция хезмәткәре төшә. Чираттагы дозаны гаражлар кооперативы биләмәсендә яшереп маташканда, хокук сакчысы аны эләктерә. Тик җинаятьче аңа пычак кадап кача. Ярый әле машинасын карарга килгән бер ир яраланган закон вәкиленә ярдәмгә ашыга. Ул куркыныч җинаятьчене коралсызландырып, полиция кулына тапшыра.
Күптән түгел Таҗикстаннан килгән җинаятьчегә карата хөкем карары чыгарылган. Аны 15 ел төрмә көтә.
Читайте нас