+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 14:47

Ә биш елдан - 100!

Бүген Уфада юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышланган тантаналы җыелыш узды.

Бүген Уфада юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышланган тантаналы җыелыш узды.
Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт вәкилләре, тармак алдынгылары, ветераннар катнашты.
- Безнең республика юлларының торышы аеруча мөһим, чөнки без илнең уртасында, Европа белән Азия тоташкан җирдә урнашканбыз. Юл үсеше буенча Башкортстан илдә лаеклы урын били. Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышында юл хуҗалыгы сизелерлек ярдәм алды, шушы чорда юллар төзү һәм ремонтлау буенча шактый зур эшләр башкарылды. Болар барысы да сезнең фидакарь хезмәт җимешегез. Биш елдан исә юл хуҗалыгы хезмәтенең 100 еллыгын без тагын да күләмлерәк уңышлар белән каршыларбыз, дип ышанам, - диде Радий Фәрит улы.
Ул тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Читайте нас