Архангель өлкәсендә яшәүчеләр 35 яшьлек ирне үзләре хөкем итәргә булган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 26-37 яшьлек дүрт хатын 13 октябрьдә ирнең өенә килә. “Кунакларның” берсе ирнең башына суга һәм алар белән баруын таләп итә. Урамга чыккач, хатыннар ирне бик нык итеп кыйный һәм, машина багажнигына салып, икенче урамга алып китә.
Анда хатыннар ирне баганага бәйли. Бирегә җыелган халык полиция хезмәткәрләрен чакырта, әмма бу хатыннарны гаепләп түгел, ә шушы ирне закон каршына бастыру нияте белән.
Урындагы халык билгеләвенчә, ир еш кына урлашкан һәм хатын-кызларны төрлечә рәнҗеткән булган. Хокук сакчылары иргә дә, хатыннарга карата да җинаять эше кузгаткан.