Уфада “Башстройуниверсал” компаниясе 60 кешене алдаган.
Фирманың генеральный директоры, аның урынбасары һәм баш инженер миллионнар белән юкка чыкканнар.
Компания йортлар, дача өйләре, мунчалар төзү белән шөгыльләнгән. Фирма клиентларының аферистлар корбанына әйләнүен хезмәт хакы ала алмыйча калган гади хезмәткәрләр хәбәр иткән.
Алар иртә белән эшкә килүгә офиста клининг компаниясе эшләгән, ә видеокүзәтү камераларындагы язмалар чистартып куелган була инде. Тышкы якта торган алтакта да юкка чыккан.
Алданучылар арасында ипотекага керүчеләр дә бар.
Җитәкчелек юкка чыгар алдыннан офиска хокук саклау органнары вәкиле килгән. Аннары билгесез кешеләр килеп янаган. Һәм компания җитәкчелеге акчаларны алып эз югалткан.
Әйткәндәй, аларның фотоларын да таба алмаганнар, фотороботларын эшләгәннәр.