Интернеттан японнарның озак яшәү сере аларның, беренче чиратта, позитив булуларында икәнен укыдым. Әңгәмәдәшенең яхшы кәефе өчен борчылучы бердәнбер халык ул, дигән билгесез автор. Табигый байлыклары булмый торып та зур икътисади уңышларга ирешүләренең сәбәбе дә шунда, диелгән. Алар тискәре уйларын контрольдә тота белә икән.
Әллә дөрес бу, әллә юк. Әмма японнар турындагы әлеге язма Красноусолда кунакта булганда искә төште.
Бианама кунакка Гафури районының Ибраһим авылыннан Фатыйма әби килеп керде. Әбигә 78 яшь. Аның белән әллә ничә тапкыр очрашкан бар. Ул бер дә зарланмый. Һәрчак елмаеп сөйләшә. Сөйләменә шигырьләр дә кушып җибәрә. Мактый, юата, кызыклы тарихлар сөйли. Японнардан бер дә калышмый Фатыйма әби!
Аның яныннан китәсе килми. Үзенә дә гел матур, яхшы сүзләр генә әйтәсе килеп тора. Хушлашканда, түзмәдем, "Бигрәк яратам сине, Фатыйма әби!" дип әйтеп куйдым. Ул бик шатланды һәм миңа багышлап бер җыр көйләп алды. Уфага килгәч тә әбине оныта алмыйча озак кына үз алдыма елмаеп йөрдем. Күңелдә рәхәт булды. Японнар кебек озын гомерле генә була күрсен!
Әйткәндәй, Гонконгта да, Япониядәге кебек үк, уртача гомер озынлыгы 84 яшь икән. Ә Италия, Австралия, Франция, Швейцария, Канадада - 83, Израильдә - 82, Көньяк Кореяда - 81. Бездә исә (Русиядә) былтыр уртача гомер озынлыгы 72 яшь тәшкил иткән. Бездән соң Африкадагы Чад иле (53), Әфганстан (47), Зимбабве (46), башкалар бар. Күрәсең, Зимбабведа халык бер дә оптимистик рухта яшәми! Юкса, алар да 100гә җитәр иде!