+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 09:05

Сак булыгыз, банкомат алдакчылары!

Русиядә банкоматлар белән мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән.

Русиядә банкоматлар белән мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән.
Мошенниклар банкоматка салу өчен ялган акчага махсус тасма ябыштыра һәм икенче банкоматтан чын акча ала башлаган. Бу турыда Русия Генераль прокуратурасы вәкиле Елена Малыкка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Ялган акча ясауның яңа төре ачыкланды, акча купюраларын банкомат өчен махсус ясыйлар», - дигән Елена Малык.
Мошенниклар ялган купюрага махсус тасма ябыштыра, бу банкомат аны чын купюра дип кабул итсен өчен эшләнелә. Аннары алар керткән сумманы башка банкоматтан чын акча белән ала. Генераль прокуратура вәкиле сүзләренчә, бу җинаятьләр банкоматта акча беткәннән соң һәм яңадан санаганда ачыклана.
Быел Русиядә банк өлкәсендә барлыгы 18,8 мең җинаять теркәлгән. Икътисади җинаять аркасында 154 миллиард сумнан артык зыян килгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195447/
Читайте нас