+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 12:07

Сасы оек

Дәүләт учреждениесенә билгеле шәхестән интервью алырга бардым. Иртәрәк килгәнмен. Каршы алучы вахтер хатын фойеда көтәргә кушты. Ярар, дулкынлану да басылыр. Ап-ак кәнәфигә утырып көтәм.

Дәүләт учреждениесенә билгеле шәхестән интервью алырга бардым. Иртәрәк килгәнмен. Каршы алучы вахтер хатын фойеда көтәргә кушты. Ярар, дулкынлану да басылыр. Ап-ак кәнәфигә утырып көтәм.
Барысы да матур, пөхтә. Киштәләрдә бетмәс-төкәнмәс рәхмәт хатлары, грамоталар. Бүләкләр тезелеп киткән. Монда эшкә йөрүче кеше шундый бәхетледер инде, дип уйлыйм. Идәннәр ялтырап тора, челтәрләре затлы. Заллар иркен, түшәмнәре биек. Якты. Җылы.
Әлегә барысы да оперативкада икән. Шуңа зур фойе тып-тын. Уйларымның йөгергәләвен ишек төбендәге вахтер хатынның гәзит кыштырдатуы гына бүлә.
Шулчак, борынны ярып, ниндидер яман ис килеп керде. Ишек ачылмады-ябылмады. Үткән кеше юк. Каян булыр бу? Ис көчәйгәннән-көчәя бит! Стенага эленгән картиналарны караган булып, акрын гына вахтер ягына якынлашам. Күз чите белән генә карыйм тегеңә. Баксаң, ул өстәл астында аяк киемен салып, оек кигән аякларын шуның өстенә куеп утырган икән. Сасы ис күзне кисә, прям...
Кәеф кырылды. Бина да ямьсезләнде. Хәтта фойе караңгыланыбрак китте...
Читайте нас