Уфада 17 яшьлек Зарема Мусина югалган.
Ләкин бөтенләй югалмаган. Ул социаль челтәрләрдә утыра һәм сорауларга җавап та бирештерә.
Эш шунда: республиканың агросәнәгать колледжы студенты балалар йортында тәрбияләнгән. Колледжда аның дуслары юк, шуңа да ул балалар йортында бергә үскән ахирәтләре янына китә. Моңа кадәр дә берничә тапкыр качкан булган. Әле дә алар янында булуы мөмкин.
Үзен полиция эзләгәнне ишеткәч, Зарема: “Нигә эзли? Барысы да яхшы бит”, — дип җавап биргән.
Колледжда исә аның кайтып, укудан китәргә теләве турында гариза язуын гына көтәләр.