Якындагы ял көннәрендә Башкортстанда явым-төшемсез булачак. Төнлә югары температуралар өстенлек итәчәк, димәк, көннәр җылы булачак.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, иртәгә, 19 октябрьдә, аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кар, юлларда урыны белән бозлавык, көндез кар явуы ихтимал.
Әмма һава температурасы плюс 5тән төшмәячәк. Төнлә һава температурасы плюс 5 градус булачак, көндез термометр баганалары плюс 14 градусны күрсәтәчәк.
20нче октябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан.
Төнлә һава температурасы плюс 1 градус булачак, көндез 8 градус җылы булыр дип көтелә.