Бу турыдагы закон проекты Дәүләт думасында карала.
Яңа закон проекты буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш.
"РИА-Новости" хәбәр итүенчә, авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт думасы икенче укылышта кабул иткән.
Билгеле булуынча, Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим иткән иде.
Әлеге закон буенча авыл хатын-кызлары өчен эш атнасы 40 сәгать түгел, ә 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, өстәмә түләнергә тиеш була.