Ул таларга кергән бандитка каршы чыккан.
Екатеринбургта "Открытие" банкын таларга кергән җинаятьче тәүдә мылтыгыннан видеокамерага аткан һәм акча таләп иткән.
Аннары үзен туктатырга тырышкан клиентка төбәп күрегенә баскан. Бичара шул урында җан биргән.
Талаучыны полиция килгәнче коралсызландыра алганнар.