Урамда җәяү китеп барышым. Җәяүлеләр юлы, кар басып, тар гына калган. Шуннан миңа каршы бер көчек чабып килде. Күрәсең, хуҗасын югалткан, адашкан, затлы токымнан булуы күренә. Яңа гына адашкандыр, кәефе яхшы, йоннары ялтырап, күзләре уйнап тора. Минем белән шаярырга исәбе, яраттырырга, кулны яларга, аякка уралырга тырыша. Әле тегендә, әле монда чаба эт малае...
Зур урамнан биш адымдабыз.
— Эх, син, юләр! — дим. — Машинага тапталасың бит!
Әллә тотып, өйгә алып кайтып, игъланнар эләсе? Эзләүчесе бардыр бит бу кечкенә җан иясенең? Мөгаен да якын-тирәдә генә яшидер хуҗалары.
Тотарга тырышам, әмма булмый гына бит. Муенчагы юк, ә минем, бәхетсезлеккә, бер кул гипста. Кыскасы, тота алмадым. Көчек тә, тоттырмаска тырышып, миннән чабып ук китеп барды. Артыннан карап калдым.
Менә юлында, 5 яшьләр тирәсендәге баласын җитәкләп, яшь әни килә. Көчегем, йөгереп барып, баланың күкрәгенә тәпиләрен куйды да, аның битен яларга омтылып, телен чыгарды. Балачаклар искә төшеп китте. Мәктәптән кайтуны түземсезлек белән көткән этнең шулай кочакка ташланып, битләрне, кулларны ялаулары. Шундый татлы хатирәләр бу...
Әмма баланың әнисе башка тойгылар кичерә иде, күрәсең. Ул, бөркет кебек эт каршына килеп чыгып, итеге белән аны тибеп очырды. Моны һич кенә дә көтмәгән көчек, чинап, һавада әйләнеп, юлдан читкә барып төште.
Йөгерәм. Моны күргән тагын бер кыз белән егет тә килеп кушылды.
— Нишлисез сез?! — дибез бертавыштан.
— Эшегез булмасын! — ди хатын. — Мин баламны саклыйм! Баладан да кадерле җан иясе юк дөньяда.
— Алай ярамый бит, — дибез. — Көчек бит балагызны яларга, яраттырырга үрелде.
— Үз балаларыгызны яраттырырсыз. Этнең башында нәрсә булганын кем белә? Озаграк яклашып торсагыз, үзегезгә дә эләгәчәк, юлыгызда булыгыз!
Белмим, сүз көрәштерү күпмегә барыр иде, тик һаваны тагын көчек чинавы ярды. Барыбыз да борылып карасак, көчекне инде теге 5 яшьлек бала тибеп очырган икән...