+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 06:53

Иренә пычак тыкканын сизми дә калган

"Ашыгыч ярдәм" килеп җитүгә ул җан биргән.

"Ашыгыч ярдәм" килеп җитүгә ул җан биргән.
Уфада яшәгән бу гаиләдә күптән тынычлык булмый, ир эчә, хатынын кыйный.
13 октябрьдә дә шул ук хәл кабатлана. Хатын кулына ничек пычак алганын үзе дә хәтерләми. Ул аны иренең эченә тыга.
Каты җәрәхәттән ир үлә. "Ашыгыч ярдәм" табибларына аның мәетен генә алып китәргә кала.
Бу парның бер яшьлек баласы да була. Әлеге көндә ирнең туганнары хатынга карата каты җәза бирүне таләп итә.
Бу хакта гаилә мөнәсәбәтләре психологы Ирина НАСЫЙРОВА болай ди:
- Ир кеше хатынына кул күтәрә икән, бу - җинаять. Моның белән хокук саклаучылар шөгыльләнергә тиеш. Мондый хәлгә түзеп торырга ярамый, шунда ук тиешле урынга хәбәр итәргә, араларны өзәргә кирәк. Әгәр шулай дәвам итсә, ирнең кансызлыгы көчәячәк кенә, ә хатын, үзен корбан ролендә күрсәтеп, аның канын гына кыздыра. Мондый кешедән бала табуны уйларга да түгел.
Читайте нас