+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 03:52

Көзгедәй тигез булсын!

Чакмагыш юлчылары моның өчен бар тырышлыгын салып эшли

Чакмагыш юлчылары моның өчен бар тырышлыгын салып эшли


Республика картасына карасак, анда бихисап юллар күрәбез. Шул юлларны төзү һәм тәртиптә тоту өчен бик күп көч таләп ителә. Республиканың транспорт инфраструктурасы үсешенә “Башкиравтодор” идарәсе филиаллары зур өлеш кертә. Без Чакмагыш юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәнлеге белән якыннан танышып, моңа инанып кайттык.


Чакмагыш районының юл бүлеге 1936 елда барлыкка килә. Ышанычлы транспорт челтәрен булдыруда юл белгечләре – проектлаучылар, төзүчеләр, ремонтчылар актив катнаша. Башта юл тармагы юк дәрәҗәсендә була, транспорт йөрерлек булмый. Әкренләп юл бүлекләре оештырылу нәтиҗәсендә юллар төзелә башлый. Районда юл төзелеше үсешенең беренче елларында авылларда эшкә яраклы барлык кешеләр үз атлары белән җәлеп ителә. Һәр колхозчыга юл салуда һәм ремонтлауда берничә көн эшләү бурычы куела. Автомобиль юлларын ремонтлау белән беррәттән, 1966 елдан сәнәгать биналары һәм корылмалары, шулай ук, участок хезмәткәрләре өчен торак төзелә.

Республика шәһәр һәм авылларын меңнәрчә чакрым юллар тоташтыра. Шуларның 407 чакрымын Чакмагыш юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәт­ләндерә. Предприятиенең бүгенгесе, киләчәккә планнары турында без аның җитәкчесе Риф Мусиннан сораштык.



Риф Хәбибрахман улы Мусин – бар булмышын эшенә багышлаган җитәкче. Уфада индустриаль техникумда белем алганнан соң, Совет Армиясе сафларына чакырыла. Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын Благовещен мехлесхозының Кушнаренко урман хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе булып башлый. Үткер, уңган егетнең тырышлыгын тиз күрәләр. Авыргазы районында урманчы итеп тәгаенлиләр. Тик туган ягы үзенә тарта аны. Чакмагыш районына урман хуҗалыгына кайта. Берничә елдан “Знамя” колхозына партком секретаре итеп сайлана. КПСС райкомында бүлек мөдире була. Максатчан, эшне оештыра белүче җитәкче бар җирдә дә кирәк. 1993 елдан башлап юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнә. Риф Хәбибрахман улының тырышлыгы югары бәһалана. РСФСР, Башкорт АССРы, Урман хуҗалыгы, Төзелеш министрлыкларының, Башкортстан Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, ул – Башкортстанның атказанган төзүчесе.


– Без төзегән, төзекләндергән юллар озын гомерле булырга, җәмгыятькә игелек китерергә тиеш, – ди җитәкче. – Әйтик, быел биш – төбәк, өч – му­ни­ципаль, шулай ук, тышкы заказ объектларында эшләдек. Төбәк заказы 149 миллион сум күләмендә үтәлеп, предприятиенең тугыз айдагы гомум төзе­леш-монтаж эшләренең 100 процентын тәшкил итте.

Бүген идарә аякта ныклы басып тора. Башкарылган эшләр дә ярыйсы гына. Узган елда 169 миллион сумлык эш башкарылса, быел ул күләм 174 миллион сумга җиткән.

Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле участогында – 6 километрдан артык, Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлында 8 километрга якын юлга асфальт түшәлгән. Шулай ук, Чакмагыш-Дүртөйле юлында зур күләмдә ремонт эшләре башкарылган. Чакмагыш районы авылларында 20 миллион сумлык юл төзекләндерү эшләре башкарылган. Авыл юлларының төзек булуы халык яшәеше өчен зур әһәмияткә ия. Кешеләрнең иминлеге, тормыш уңайлылыгы юллар төзеклегенә дә бәйле. Муниципаль заказ юлчылар өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Мәгълүм булуынча, һәркем үз өендә тырышыбрак хезмәт сала. Өйдә эш сыйфатына да таләпләр югарырак. Чөнки танышлар, күршеләр, туганнар, урындагы халык эшне кем башкарганын яхшы белә.

Ел тәмамланырга ике айдан артык вакыт булса, еллык план инде 92 процентка үтәлгән.

Яңа технологияләр куллану, техниканың яңартылуы, хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыру, әлбәттә, эш күләмнәренә йогынты ясый. Идарәнең матди-техник базасы даими ныгытыла. Техника төзек булганда гына сыйфатлы юллар төзергә, кышын юлларны вакытында кардан арындырырга мөмкин. Чакмагыш районының юл төзү-ремонтлау идарәсе бу юнәлештә дә күпләргә үрнәк булып тора. Соңгы елларда предприятиенең техника паркы яңарыш кичерә. Техника даими яңартыла, грейдерлар, җиһазлар да иске түгел. Бу юнәлештә “Башкиравтодор” җәмгыяте техник паркның төзеклегенә зур игътибар бирә. Аңлашыла, сатып алу гына җитми, булганның кадерен белү дә зарур. Техниканы кышкылыкка куярга җылы биналар бар. Кышын юлларны кардан чистарту техникасы да әзерлек сызыгында.

– Юлларны төзүдә һәм төзекләндерүдә, күләмнән тыш, сыйфат та мөһим. Аңлашыла, түшәлгән меңнәрчә чакрым асфальт озак еллар хезмәт итәргә тиеш. Бездә бу эшкә түгелгән акча, көч заяга китми. Иң мөһиме – төзек юллардан йөрүчеләр юлчыларны һәрвакыт яхшы сүзләр белән искә ала, – ди баш инженер Марат Мусин.

Әйе, Чакмагыш районының юл ремонтлау-төзү идарәсендә сыйфатка зур өстенлек бирәләр. Бу максатка бердәм һәм тату коллектив, югары технологияләр ярдәмендә ирешелә. Биредә җитештерелгән асфальтның югары сыйфатлы булуы турында көзгедәй яссы юллар сөйли.

Аңлашыла, һәр предприятиенең төп байлыгы – кеше капиталы. Коллектив бердәм һәм тырыш булмаса, бернинди техника да, технологияләр дә югары нәтиҗә бирми. Риф Хәбибрахман улы бер төркем хезмәт алдынгыларын мактап телгә алды. Водительләр Альберт Әхмәдуллин, Илшат Солтанов, Владик Шәйморатов үрнәкле хезмәт күрсәтә. Автокран машинисты Илнур Сөләйманов, грейдерчы Рикамис Хисамов, юл эшләре мастерлары Рөстәм Хәкимов, Әдһәм Нәбиуллин, Рузил Ханмурзин, асфальт түшәгеч машинисты Ринат Кирәев, каток машинисты Ринат Батыргәрәев, асфальт-бетон кайнатучылар Айрат Галиев һәм Фәнис Сәмигуллин, слесарь Рәүф Рәзимов, юл эшчеләре Тәлгать Багданов һәм Айдар Шәймратов иң катлаулы эшне дә җиренә җиткереп башкаралар. Предприятиедә хезмәт салучы башкаларның да хезмәте югары бәһагә лаек, шулай булмаса, югары казанышларга ирешеп булмас иде.

– Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәренә гомерен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да хезмәтегездә уңышларга ирешергә язсын. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телим, – дип коллективка котлау сүзләрен җиткерде Риф Мусин.


Лилия ДАУТОВА.

Чакмагыш районы.
Читайте нас