Уфа юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы эшчәнлегендәге төп өстенлек – сыйфат һәм төгәллек
44 еллык тарихы булган Уфа юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы — булдыклылар, ышанычлылар исәбендә. Оешманың төп юнәлеше — юллар салу һәм төзекләндерү. Төбәкләрне тоташтыручы юлларның төп өлеше нәкъ алар территориясе аша үтә. Юллар күп булгач, эш тә күп. Юл өслеген тиешле дәрәҗәдә саклау, ремонтлау, төзү, горизонталь тамгалар сызу, сигнал баганалары, ике телдә мәгълүмат-күрсәтмә юл билгеләре урнаштыру – болар барысы да алар җаваплылыгында. Өстәвенә, коллектив республика, төбәк әһәмиятендәге юллар төзү, ремонтлауда да актив катнаша һәм бу эштә сынатмый.
Эш бик яхшы оештырылган, барлык шартлар тудырылган бу идарәне Алик Мидехәт улы Сабитов җитәкли. Оешманың уңышлы эшләве – хезмәткәрләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе, дип исәпли ул.
Бердәм, тату коллективның уңышлары, әлбәттә, тынгысыз җитәкчегә бәйле. Алик Мидехәт улы Сабитов тумышы белән Кырмыскалы районының Олыкүл авылыннан. Югары белем алгач хезмәт юлын Уфа юл ремонтлау-төзү идарәсендә башлый. Асфальт-бетончы булып урнаша. Максатына ирешүчән, таләпчән тырыш егет югарыга үрли. 2011 елдан баш инженер вазыйфасын башкара. 2017 елдан Уфа юл идарәсе начальнигы.
– Башлыча, территориаль заказларны үтибез, – ди җитәкче. – Аларны республика бүлеп бирә һәм эшләр бюджет, юл фонды акчасы исәбенә башкарыла. Әлбәттә, бу максатка ирешү өчен билгеле шартларны үтәргә, күп көч салырга кирәк. Быел территориаль заказ буенча дүрт объект алдык.
Территориаль заказ нигезендә төньяк-көнчыгыш районнарның транспорт инфраструктурасын үстерү максатында Караидел авылын урап узу участогында Бөре-Тазтүбә-Сатка автомобиль юлы төзелеше дә каралган. Әлеге проектны гамәлгә ашыру транспорт элемтәсен тамырдан үзгәртү мөмкинлеге бирә. Юл төньяк-көнчыгыш районнарны Башкортстанның үзәк районнары белән тоташтырачак. М-7 һәм М-5 трассалары өлешчә бушаячак. Төньяк районнардан Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә чыгу күпкә җиңелләшәчәк. Караидел районында Караидел елгасы аша күпер төзелешен шушы көннәрдә тәмамлау планлаштырылган. Бу төзелеш урындагы халык өчен зур әһәмияткә ия. Ул ел әйләнәсенә район үзәге белән транспорт элемтәсен тәэмин итәчәк. Уфа филиалы уңганнарына “Башкиравтодор” җәмгыятенең башка филиаллары белән берлектә, Караидел авылын урап уза торган участокта Бөре-Тазтүбә-Сатка автомобиль юлын төзүне ышанып тапшырганнар. Биредә 10 километрга якын юлны уфалылар эшләгән. Анда идарәнең 70-75 хезмәткәре катнашкан.
Биредә “Башкиравтодор” белгечләре тәүлек әйләнәсенә эшли. Караидел елгасының уң ярында Байкы һәм Караидел авыллары арасындагы участокта асфальт-бетон түшәмәнең аскы катламын җәю буенча эшләр башкарылган. Моннан тыш, күпергә алып баручы төп юлга асфальт түшәлгән. Шулай ук, биредәге объектка суүткәргеч корылмалар урнаштырылган, юлның өске катламын җәю һәм барьер киртәләрен урнаштыру тәмамланып килә. Эшләр расланган графикка ярашлы алып барыла. Киләчәктә “Бөре-Тазтүбә-Сатка” магистрале төзелеше Башкортстанның төньяк-көнчыгышында икътисади активлыкны җанландырачак.
Шулай ук, Уфаның Октябрь һәм Совет районнары урамнарында ярыйсы гына күләмдә ремонт эшләре башкарылган. Әлеге объектларны файдалануга тапшыру шәһәр юлларының транспорт үткәрү мөмкинлеген арттыру, башкаладан тоткарлыксыз чыгуны тәэмин итү, экологик хәлне яхшырту мөмкинлеге бирде.
Мөһим эшләрнең берсе – Уфа районының Уфа-Чишмә автомобиль юлы участогында 700 метрда барьер киртәләр урнаштырыла. Төбәк һәм муниципальара юлларга билгеләр сызу һәм аларны тәртиптә тоту, шулай ук, предприятие җаваплылыгында.
Предприятиене арытаба үстерү өчен эшчәнлек күләмен даими арттыру, яңа объектларны үзләштерү таләп ителә. Бу юнәлештә дә телгә алырдай казанышлар бар. Әйтик, Уфа шәһәренең Киров һәм Ленин районнарында Бельская урамыннан алып тимер юл күперенә кадәр участокта Агыйдел елгасына инженерлык корылмаларын реконструкцияләү һәм төзүне дә, Булгаково авылындагы, шәһәр эчендәге урамнарны ремонтлауны да контракт нигезендә башкаралар. Беренче карашка, югарыда әйтелгән объектлар зур түгел сыман. Ләкин тамчыдан күл җыелганын онытмыйк.
Иренгән ике эшләр, саран ике түләр, дигән халык мәкале юлчылар хезмәтенә дә туры килә. Еш кына элекке елларда салынган асфальт күпмедер вакыттан соң сафтан чыга. Аны яңадан төзекләндерү өстәмә чыгымнар таләп итә. Шуңа да коллективта юл төзүнең сыйфатына, анда барлык технологик процессларны тайпылышсыз үтәүгә зур өстенлек бирелә. Әлбәттә, элекке еллардан аермалы буларак, моның өчен мөмкинлекләр дә артты. Асфальт чит ил технологияләре буенча җитештерелә. Гомумән, юл төзелешенә караш тамырдан үзгәрде, дисәк тә була. Аның һәр этабы дәүләт тарафыннан ныклы контрольдә тотыла, шуңа технология таләпләрен төгәл үтәү мөһим.
Бирегә эшкә урнашу җиңел түгел, һәр хезмәткәр көчле фильтр аша уза. Тәртибе, эш күрсәткечләре, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе – барысы да исәпкә алына. Бердәм коллектив, фикер уртаклыгы, эшкә җаваплы караш, максатка омтылучанлык, эшне вакытында һәм сыйфатлы башкару – болар барысы да Уфа юл ремонтлау-төзү идарәсе хезмәткәрләренә хас сыйфатлар. Әлбәттә, һәр коллектив хезмәт алдынгылары, үз эшенең осталары белән дан тота. Алик Мидехәт улы аларның исемнәрен зур горурлык белән атады.
– Коллективта 243 кеше эшли, шуларның 117се – водитель һәм механизатор, 86сы – юл һәм завод эшчесе, 40ы белгечләр һәм җитәкчеләр. Һәммәсе турында да яхшы фикердәмен. Шул ук вакытта кайбер хезмәткәрләрне аерым телгә алып үтәсе килә. Шундыйлардан Караидел районындагы объектка беренче көннән үк җаваплы баш инженер Айнур Кашапов, җитештерү буенча җитәкче урынбасары Марс Әхмәтҗанов, юл мастеры Дамир Ходайбирдин, бульдозер машинисты Илдар Дәүләтов, юл эшчесе Айрат Хәбибов, каток машинисты Олег Чирков үрнәкле эш күрсәтә, – ди җитәкче. — Юл эшләренең кызган чоры эссе җәй айларына туры килә, менә шуның өчен дә торак пунктларга кадәр юллар салуда, юлдагы чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бөтен көчен, тырышлыгын куеп эшләүче ир-егетләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Алар кышкы чорда да эшен намус белән башкара – үзләренә беркетелгән трассалар һәм урамнар һәрвакыт тәртиптә. Юллар икътисад үсешендә мөһим роль уйный. Эшлисе эшләр күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим.
Үз эшенең осталары хезмәт салган, хәстәрлекле җитәкче идарә иткән предприятиенең яңадан-яңа казанышларын ишетергә язсын!