+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 18:27

Лауреатлар Шаһит Ходайбирдинның туган ягында булды

Бүген Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенең 2019 елгы лауреатлары язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең туган ягы — Күгәрчен районына булып, тантаналы чараларда катнашты.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенең 2019 елгы лауреатлары язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең туган ягы — Күгәрчен районына булып, тантаналы чараларда катнашты.
Чарада Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Гайса Янбаев катнаштылар.
Шаһит Ходайбирдин исемендәге район премиясе лауреаты исеменә Мәдәният сараеның халык тынлы уен кораллары оркестры җитәкчесе, техник-программист Рәфис Мәүлеткулов лаек булды. Ялчы авылы клубында узган тантанада район җитәкчесе Гайса Янбаев Рәфис Фәрит улына шушы мәртәбәле бүләкне тапшырды.
Быелгы республика журналистларының төп бүләгенә лаек каләм ияләре: “Башкортостан” гәзитенең бүлек мөдире Лариса Абдуллина, БСТ телеканалы хәбәрчесе Рәфыйк Әхмәтшин, “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Азат Гыйззәтуллин һәм “Кызыл таң”ның бүлек мөдире Фәнүз Хәбибуллин сәхнәгә күтәрелделәр, алар һәрберсе хезмәтләрен югары бәяләгән өчен рәхмәт сүзләре әйтте.
Чарада катнашучылар Ходайбирде авылында язучы һәм публицист һәйкәленә чәчәкләр салды, музейда булды. Арытаба, традиция буенча, һәр лауреат үз агачын утыртты.
Читайте нас