Кәеф төшеп киткән чакларда "елак блогер" Рәфис Атаказовның "Сагындым, сагындым..." видеоязмасын сез дә карап аласызмы? Елый-елый көлдергән бердәнбер кәмитче, тамада, җырчы тормышында кискен борылышлар, сәер хәлләр дә булып тора икән.
"Мин Мәскәүгә балачактан гашыйк, - дип сөйләгән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә. - Әниемнең бертуган сеңлесе Мәскәүдә яши. Бала чакта без аларга кунакка бара идек һәм Абдул җизни безне шәһәрнең матур урыннарында йөртә иде. Шул балачактан калган хыял мине анда илтте дә инде.
Башта, яшәп карыйм әле, дип киттем. Аннары әни, үземә генә авыр, дигәч, ярты елдан аның янына кайттым. Әнкәйне хыялга алыштырып булмый бит инде. Әни янына кайтып, бер ел тордым. Әмма минем бик зур депрессия башланды. Аңа кадәр тамада булып эшләп йөри идем. Ул вакытта әле мондый эш барлыкка килә генә башлаган еллар. Шуңа бер елдан соң кабат башкалага юл алдым һәм менә 11 ел инде шунда яшим."
Кеше арасында йөрү эзсез югалмый, билгеле. Төрле күңелле кешеләр бар бит. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр вакытында алып баручы аеруча күз өстендәге каш сыман. Рәфис Атаказовка да каты күз тигән булган. Бу халәтеннән аны әнисенең сеңлесе ике тәүлек буе өшкереп коткара. Ике атна йокламаган Рәфис абый шул өшкерүдән соң ике тәүлек уянмыйча йоклый хәтта. Шул хәлләрдән соң Мәскәүгә китеп, заводка эшкә урнаша.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26835