+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Октября 2019, 06:50

Тарзанның улы әнисен үтергән

Алтмышынчы елларда төшерелгән Тарзан турындагы киноны күпләр хәтерлидер.

Алтмышынчы елларда төшерелгән Тарзан турындагы киноны күпләр хәтерлидер.
Шул Тарзанга дөньяның барлык хатын-кызы гашыйк булган, дип сөйлиләр. Бу актер Рон Элига бүген 81 яшь инде, хатыны белән өч ул үстергәннәр.
Һәм менә тетрәндергеч хәбәр: 62 яшьлек ханымга 32 яшьлек улы пычак чәнечкән. Бу вакытта өйдә әтисе дә булган. Соңыннан полициягә бу ир әнисен әтисе үтерде дип алдамакчы булган.
Ышандыра алмагач, аларга ташланган һәм полицейскийлар тарафыннан атып үтерелгән.
Кинода гына герой сөйгәнен бөтен дошманнардан коткара ала шул. Тарзан да бөтен каршылыкларны җиңел генә җиңгән иде. Ләкин тормыш бөтенләй икенче, һәм ул гомерлек мәхәббәтен үз улыннан саклый алмаган...
Читайте нас