Башлангыч сыйныфлар укытучысының хәле кинәт начарая.
Чиләбе шәһәрендәге бер мәктәптә 62 яшьлек укытучы укучылары белән актлар залына шигырь бәйрәменә керә.
Бервакыт ул, хәлсезләнеп, идәнгә ава. Тиз арада укучылар залдан чыгарыла, мәктәп фельдшеры, ашыгыч ярдәм чакырыла. Ләкин педагог һушына килә алмыйча җан бирә.
Ул, пенсиядә булуга карамастан, тулы ставкада эшләгән, атнасына 18 сәгате булган. Мәктәп директоры белдерүенчә, укытучы беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган.