Дүртөйле шәһәрендә Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, танылган галим-педагог, мәгърифәтче, журналист, бихисап китаплар авторы Вил Суфиян улы Казыйхановның якты истәлеген мәңгеләштерү максатында мәрмәр тактаташ ачылды.
Тактаташ ул өч дистә елга якын җитәкләгән, алай гына да түгел, нигезеннән башлап төзүендә катнашкан 3нче гимназиядә урнаштырылды. Тантанада Вил Суфиян улының тормыш юлдашы Фәүзия Гыйният кызы, элекке хезмәттәшләре, укучылары, Дүртөйле район хакимияте вәкилләре, Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан зур йөрәкле Укытучыны белгән, хөрмәт иткән кешеләр җыелды. Көннең икенче яртысында шәһәрнең Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемен йөрткән Яшьләр үзәгендә "Калды синнән якты нурлар" дип аталган зур хәтер кичәсе узды.
Анда Вил Казыйхановның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Кичәдә Вил Суфиян улының шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Халкыбызның яраткан артисты Фән Вәлиәхмәтов башкаруында "Сарманай" җырын (В. Казыйханов сүзләре, М. Гыйләҗев көе) тамашачы аягүрә басып алкышлады. Хәтер кичәсеннән тулы репортажны гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.