+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Октября 2019, 16:29

Башларына тартма кидереп...

Колледж студентларын әнә шулай имтихан тапшыртканнар.

Һиндстанның бер колледжында бик сәер хәл булган. Имтихан тапшырганда студентларның башларына тартма кияргә мәҗбүр иткәннәр. Биремнәрне күрә алсыннар өчен катыргы тармаларга "тәрәзә"ләр ачканнар.
Студентларның берсе кызык та, кызганыч та бу күренешне фотога төшереп алып, "Twitter"га элгән. Менә шуннан тавыш чыккан да инде. Уку йорты директоры бу хәлне "Без бары тик "эксперимент" ясадык, ә студентлар үзләре риза булдылар", дип аңлаткан.
Штат хакимияте исә бу практиканы кичекмәстән туктатырга кушкан.
Читайте нас