Ел башыннан бирле Башкортстанда санкцияләнмәгән чүплекләрнең 11,5 проценты гына бетерелгән. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров хәбәр итте. Сәбәбе -- муниципалитетларда акча җитмәү, дип аңлатты ул.
Тугыз районда эш бөтенләй башланмаган. “Законсыз чүплекләрнең иң күп өлеше Әбҗәлил районында, алар – 78”, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков, хәзер халыктан чүп-чар җыюны җайга салуга зур игътибар бирелә, дип җавап бирде.
Чүплекләрне бетерү программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән, муниципалитетлар, финанслауны билгеләүне исәпкә алып, гомумдәүләт проекты бурычларын үтәүнең этаплы планнарын (юл карталарын) төзи ала, дип киңәш итте табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы.
Урал Искәндәров чүп-чар яндыручы күчмә җайланма ярдәмендә чүплекләрне бетерүнең альтернатив вариантын карарга тәкъдим итте. Радий Хәбиров “Росприроднадзор” белән бергә мондый җайланмаларның нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген тикшерергә кушты.
Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 2301 гектар мәйданлы 2918 санкцияләнмәгән чүплек бар, аларда 29 миллион кубометр калдык тупланган. Уртача алганда, 1 кубометр чүпне бетерү 850 сумга төшәчәк.