+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 12:10

Балаларның авызларын скотч белән ябыштырып чыккан

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә укытучы балаларның авызларын скотч белән ябыштырып чыккан, дип яза "Татар-информ".

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә укытучы балаларның авызларын скотч белән ябыштырып чыккан, дип яза "Татар-информ".
Берничә көн элек социаль челтәрләрдә моның турында пост барлыкка килгән, анда бер укучының әнисе, 25нче мәктәптә беренче сыйныф балалары дәрестә сөйләшкән өчен укытучы аларның авызларын скотч белән ябыштырган, дип язган.
Комментарийларда бер малайның әтисе дә моның турында белдергән, ул бу хәл турында полициягә гариза язуын хәбәр иткән, әмма, аның сүзләренчә, укытучыны эштән куарга ашыкмыйлар.
Урындагы күзәтчелек ведомствосы белгечләренә бу вәзгыятьне хәл итәргә туры киләчәк. Әлеге вакытта бу вакыйга буенча тикшерүләр бара.
Читайте нас