Лондонда яшәүче Айсолтан исемле бу егет соңгы арада сәер кылыклары белән таң калдыра.
Ул тәрәзә аша таныш та, таныш булмаган да кешеләргә кереп йөргән. Үзе төрле мәзәк сүзләр кычкырган. Полиция чакырылгач, бер хокук сакчысын тешләп алган. Моның өчен суд аны бер елга шартлы рәвештә хөкем иткән.
Шунысы да бар: медицина белгечләре аңа наркотикка бәйлелектән дәваланырга тәкъдим иткән. Димәк, егетнең бу кылыкларына наркотик сәбәпче. Менә шулай гаиләсенең абруен төшереп йөри Айсолтан.
Бәләкәй чакта бабасыннан каеш эләкмәгән инде моңа...