+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 10:04

“Роспотребнадзор” укучыларның азык белән агулануын тикшерә

Дәүләкән районының Дүртөйле авылы янында 16 октябрьдә “Башнефть-Добыча” предприятиесенең промысел торбаүткәргечендә коррозия нәтиҗәсендә җиргә нефтьле сыекча аккан. Бу турыда хәбәрне “Система-112” кабул итте, дип сөйләде оператив киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.

“Нефтьле сыекча аккан мәйдан 28 квадрат метр тәшкил итә. Авария-тергезү эшләре 17 октябрьдә пычранган туфракны читкә чыгару һәм чиста грунт кайтару белән тәмамланды”, -- дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.
Комитетның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең авария бригадасы оператив рәвештә бу урынга биш берәмлек техника һәм тугыз кеше җибәргән. Сыекча агу оператив рәвештә туктатылган, аның Дим елгасына эләгү куркынычы юк, халыкка хәвеф янамый.
Уфада колледж укучылары студентлар ашханәсендә төшке аштан соң йогышлы авырулар дәваханәсенә эләккән. Дәваханәгә салынган җиде кешегә “азык белән агулану” диагнозы куелган. Зыян күрүчеләр Архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжының беренче курсында укый.
Студентлар табибларга ашханәдә ашаганнан соң үзләрен начар хис итүләре турында сөйләгән. Фәрит Гомәров хәбәр иткәнчә, “Роспотребнадзор” әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.
Читайте нас