Кызганычка каршы, табиблар бу сорауга анык кына җавап бирә алмый.
Шушы көннәрдә тагын бер фаҗига теркәлгән: Пхукеттан Мәскәүгә очкан самолетта бер яшьлек бала вафат булган.
Аның хәле начараю турында билгеле булгач, самолет тиз арада Казанга төшеп утырган. Ләкин медицина хезмәткәрләре сабыйга ярдәм итә алмаган.
Әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
3 октябрьдә Грозныйдан Мәскәүгә очкан самолетта алты айлык нарасыйның хәле авырайган иде. Башкалада тиз арада балалар дәваханәсенә китерелсә дә, аны коткарып кала алмадылар.