+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 07:58

Үз әнисе шул хәлгә җиткергәнме?

Кыз 11 яшьтә 5 яшьлек бала кебек күренә, мүкәләп йөри һәм сөйләшә дә белми.

Кыз 11 яшьтә 5 яшьлек бала кебек күренә, мүкәләп йөри һәм сөйләшә дә белми.
Орлов өлкәсендәге дәваханәгә ябыккан, хәлсезләнгән 11 яшьлек баланы китерәләр. “ОрелТаймс” басмасы хәбәр итүенчә, кыз биш яшьлек бала кебек кенә күренә, мүкәләп йөри һәм сөйләшә дә белми. Бала бары тик улый һәм өрә генә.
Медицина хезмәткәрләре сөйләвенчә, бала караватта ятып өйрәнмәгән, идәнгә шуышып төшеп, почмакка бөгәрләнеп ята. Кашык-чәнечкеләр белән куллана белми. Ризыкны ашыгып авызына тутыра, аннан кире коса.
Бала дәваханәгә китерелгәндә авыр хәлдә булган. Шунда ук бу вакыйга тирәсендә шау-шу куба. Журналистлар, әнисе баласын җәберләп тоткан, дип тә язып чыга.
Күршеләре әйтүенчә, бу гаиләдә проблемалар балаларның әтисе үлгәннән соң башлана. Әнисе белән 11 яшьлек кызы гына калган була, ә калган биш бала интернатта тәрбияләнә.
Орлов өлкәсе омбудсмены Владимир Поляков гаиләнең имин булмавы турындагы мәгълүматны кире кага. Аның әйтүенчә, баланың физик торышы генетик авыруына бәйле.
Читайте нас