Уфа районының Михайловка авылындагы бер йортта яшь ярымлык баланың үле гәүдәсе табылган.
Аның тәнендә җәрәхәтләр юк. Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез. Сабый ата-анасы белән Уфада яшәгән. Михайловкага ничек килеп эләгүе турында хәбәр ителми.
Суд-медицина экспертизасы бу серле үлемгә ачыклык кертер дип өметләнәләр.