Ә менә Белоретта чын маньяк тотылган.
37 яшьлек ир көчләүләрдә һәм янауларда гаепләнә.
4 октябрьдә ул бер хатынга һөҗүм итеп, аны көчләмәкче була. Үтерү белән яный. Ләкин хатынга ычкынырга һәм качарга форсат тия.
Ул полициягә гариза язган. Бераздан җинаятьче тотылган. Тикшерүчеләр шушы кешедән каза күрүчеләр тагын да булса, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итүләрен үтенә.