Аларны полиция хезмәткәрләре 7 ел дәвамында эзләгән.
Мәскәү өлкәсенең Раменское районында бер депутатның һәм аның гаиләсенең мәетләре табылган. Аларны полиция 2012 елдан башлап эзләгән.
Тикшерү комитетында депутатны һәм аның гаиләсен бандитларга җир участоклары бирүдән баш тартуы сәбәпле үтергәннәр, дип саныйлар.
Калдыкларны эзләгәндә, Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре дача янындагы 2 мең квадрат метр мәйданны тикшергән. Казу эшләре 12 көн барган.
Мәетләр дүрт метр тирәнлектә табылган, ике кешенең пуля белән атып үтерелүе ачыкланган.
Бу хакта "Рамблер.Ру" сайты яза.