Уфадагы ике зманача тукталышны кыйраткан бу икәүнең эзенә төшкәннәр. Игътибар белән карагыз әле, күргәнегез юкмы боларны?
Видеокүзәтү камераларындагы стоп-кадрда сурәте калган бу егетләрне полиция эзли. Полицейскийлар фикеренчә, нәкъ менә алар 6 октябрьдә Ленин урамындагы ике тукталышка зыян китергән, ә аннары якындагы клубка күңел ачарга киткән.
Аларның берсе 27-30 яшьләр тирәсендә булырга мөмкин, таза гәүдәле, буе 175-180 сантиметр, кара куртка, ак футболка һәм зәңгәр джинсы кигән. Икенче вандал кара куртка һәм зәңгәр джинсы кигән, 170-175 см буйлы, кара чәчле,зж, сакаллы булган.
Әгәр дә сез бу яшьләрне белсәгез, 279-56-22 яки 8-999-741-135 яки 02 (102 — кесә телефоныннан) номерларына шалтыратыгыз.
Исегезгә төшерәбез, Wi-F i, телефон өчен электрон табло һәм зарядкалар белән яңа тукталышлар Уфаның төп урамнарында урнаштырыла башлады. Бер павильонның бәясе - 850 мең сум.