Махсус билгеләнгән медицина экспертизасы Михаил Хачатурян кызларын көчләүләргә мәҗбүр итеп яшәгән һәм балигъ булмаганнарга җенси дәрт хисе тойган дигән нәтиҗәгә килгән иде. Эш анда гына түгелме әллә?
Апалы-сеңелле Мария, Кристина һәм Ангелина Хачатуряннар әтиләрен акча өчен үтергәндер дигән хәбәрләр дә чыкты. Бу хакта мәрхүм Хачатурян туганнарының адвокаты Ольга Халиковага сылтанып, РБК хәбәр итә. Юрист сүзләре буенча, бертуганнар акча туздырган өчен әтиләре тарафыннан җәзалаудан курыккан.
Җинаять эше материалларында әти белән кызларның мессенджерларда язышып аралашкан моментлар бар. Аннан Хачатурянның банк картасы буенча белешмә алырга теләве аңлашыла. Гаилә башлыгы Кристинага машина алырга җыенган, ди Халикова.
Каза күрүчеләрнең икенче адвокаты Георгий Чугуашвили сөйләвенчә, туганнары бертуган кызларның иң кечесенең җинаять кылганда аффект халәтендә булмавын исбатлаячак. “Без аның барын да аңлап эшләгәнен дәлилләячәкбез”, - ди адвокат.
Хачатурянның 3 кызын 2018 елда кулга алдылар. Аларны әтиләрен алдан килешеп үтерүдә гаепләделәр. Кызлар исә берничә еллар дәвамында әтиләре тарафыннан мыскыл итүләргә, мәсхәрәләүләргә, физик һәм сексуаль көчләүгә түзеп яшәүләрен сөйли. Быел август аенда тикшерү гаилә башлыгы Хачатурянның кызларын чыннан да көчләп яшәгәнлеген ачыклады.
"Ата улны, инә кызны белмәс", заманы килдеме... Дөреслек тагын да куркынычрак, бу очракта исә, ата - кызны...