Мәскәүдә Иранның Русиядәге Илчесе кызы Арефех Санаиның гәүдәсе табылган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, ул үз-үзен үтергән. 28 яшьлек Арефех әтисенең эше белән бәйле ике илдә дә яшәгән. Туган илендә ул психологта күзәтелгән, дарулар кулланган. Аның егете булмаган.
Илчелектә кызның йөрәк өянәгеннән вафат булуын белдерәләр.
Әле фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре эшли.