+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 07:26

Кем булыр бу?

Русиянең халык артисты Надежда Бабкина түгелме?!

Русиянең халык артисты Надежда Бабкина түгелме?!
69 яшьлек җырчы Инстаграм битендә "Дүшәмбе - авыр көн. Матурлык салонына бардым әле. Аннан чыккач, шатланып, репетициягә йөгердем. Сезне театрыбызга премьерага чакырабыз!" - дип язган.
Надежеда Георгиевна сәхнәдә дә, тормышта да чагу образлар тудырырга ярата. Я яшьләрчә кыска итәк, я аяк йөзен каплый торган күлмәкләр кия ул, макияж, муенса, йөзекләр белән экспериментлардан да куркып тормый.
Яшь күңелле булып калуы аңа үзеннән 30 яшькә кече ире Евгений Гор белән мөнәсәбәтләрен сакларга ярдәм итәдер дә. 53 яшендә 23 яше яңа тулган егетне үзенә караткан иде әле ул. Күптән түгел: "Безнең хисләр яңа этапка күчте, " - дип язды.
Кайсыгыз анда: "Олыгайдым инде, кая минем ак оекбашлар?" - ди тагын?! Ни-ка-куй!
Читайте нас