+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Октября 2019, 17:39

Пенсионерларны алдап баемакчы булганнар

Уфада ялган газчыларның эзенә төшкәннәр.

Уфада ялган газчыларның эзенә төшкәннәр.
Уфада 19 яшьлек ике егетне полиция тоткарлаган, алар, ким дигәндә дүрт пенсионерны алдап, акчаларын алган.Үзләрен газ хезмәткәрләре дип белдергән ике кеше өлкән яшьтәгеләрнең ышанычын яулап, фатирларына үтеп керә. Аларга яңа газ җиһазлары урнаштырырга тәкъдим итә: кемгәдер - артык акча түләп, кемгәдер — бушлай. Бу ике карак кереп чыкканнан соң, Уфада яшәүче 92 яшьлек пенсионерның 12 мең сум акчасы югала. Ялган газчыларның берсе хуҗаны сөйләндереп торган, ә икенчесе шул вакытта өйдә акча эзләгән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кеше алдап йөрүчеләрнең берсе элек төрмәдә утырып чыккан булган.
Читайте нас