Үзенчәлекле баланың, ниһаять, яшәү шартлары яхшырды.
Стәрлетамак районыннан кечкенә Софья Гыйззәтуллина турында язган идек инде. Шушы көннәрдә баланың тормыш шартлары яхшы якка үзгәрде, аларның гаиләсендә сөенечле вакыйга булды.Стәрлетамак районының Алатан авылыннан кул һәм аяк бармаклары ябышып үскән кечкенә Софья Гыйззәтуллинаның проблемалары турында беренче булып волонтерлар язып чыкты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике яшьлек Софьяның язмышын шәхсән контрольгә алырга вәгъдә итте. "Валдай" халыкара дискуссия клубының XVI еллык утырышы барышында ул кызны Израиль табиблары тикшерәчәк, дип белдерде.
— Без октябрь ахырына Израиль табибларын чакырдык, чөнки авыру шактый катлаулы. Тулысынча тикшерү уздырачакбыз, әлбәттә, тулысынча республика хисабына, мондый мөмкинлекләребез бар, кызны дәвалаячакбыз, — диде Радий Хәбиров.
Шушы көннәрдә тагын бер сөенечле вакыйга булды. Гаиләгә фатир бирелгән. Бу хакта "Радуга добра" волонтерлар оешмасына сылтама белән Sterlitamakcity.ru интернет басмасы хәбәр итә.
Волонтерлар белдерүенчә, Гыйззәтуллиннар гаиләсенә "Мебель" бистәсеннән ике бүлмәле фатир бирелгән. Яңа торакта барысы да бар. Софья инде үз бүлмәсендә уенчыкларын да урнаштырган.
"Фатирда яхшы ремонт кына түгел, аларга җиһазлар да бүләк иттеләр. Софьяның хәзер үз караваты бар", - ди волонтерлар.