Сатып алынган документлар белән эшләп йөргән шәфкать туташына карата җинаять эше кузгатылган.
Агымдагы елның маенда Калтасы районында яшәүче 27 яшьлек кызны терапия бүлегенә шәфкать туташы итеп эшкә алалар. Эшкә урнашканда ул “шәфкать туташы эше” белгечлеге буенча урта һөнәри белем турындагы диплом китерә. Соңыннан ачыклануынча, документ ялган булып чыга: кызның уку йортында белем алуы расланмый. Гаепләнүче сүзләренә караганда, ул дипломны таныш булмаган хатыннан 40 мең сумга сатып алган.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамп, мөһер яки бланклар ясау яки әйләнештә йөртү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында “шәфкать туташы” үз теләге белән эштән киткән.