+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 13:41

Ялгыз ана җиде баласы белән урамда калган...

Кызганычка каршы, дәүләт биргән акча яңа торак алырга җитмәгән.

Кызганычка каршы, дәүләт биргән акча яңа торак алырга җитмәгән.
Быел җәй Мәләвез районының Троицкое авылында җиде баласы булган гаиләнең барлык әйберләре һәм документлары белән бергә йортлары янган булган. “Башкортостан” телерадиокампаниясе мәгълүматлары буенча, гаилә дәүләттән акчалата компенсация алган, әмма ул акча яңа торак алырга җитмәгән. Балаларын ялгызы тәрбияләүче ана торак алу өчен чиратка баскан, тик район хакимиятендә чиратның озак елларга сузылырга мөмкинлеген аңлатканнар. Җиде балалы гаиләнең йорт-җирсез калганына дүрт ай үткән.Әлеге вакытта ана балалары белән Мәләвез шәһәрендәге тулай торактагы 16 квадрат метрлы бүлмәне арендалап яши. Балалар ике катлы караватларда йоклый.
Муниципалитет вәкиле гаиләгә вакытлыча яшәү өчен уңайлы шартлары булган торак бирергә вәгъдә итә.
Билгеләп үтелгәнчә, җиде балалы ана 2017 елда ук күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү республика программасы буенча торакка чиратка баскан, әмма монда да аңа җиде ел тирәсе көтәргә кирәк, дигәннәр.
Читайте нас