+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 11:53

Язучылар тарихы яңартылган бинада дәвам итә

2019 ел республикада матур вакыйгаларга бай булды. Күркәм чаралар әле дә дәвам итә. Мәсәлән, декабрьдә Башкортстан Язучылар берлеге 85 еллыгын билгели. Шушы көннәрдә берлек бинасында ремонт тәмамлану да барлык иҗатчылар өчен матур бүләк булды.

– Язучылар берлеге бик борынгы бинада урнашкан. Тарихи мирасыбызны саклап калып, эшебезне яңартылган бинада дәвам итү - зур сөенеч, – диде Берлекнең рәисе Зәки Әлибаев һәм бу эштә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде.
Башкортстанның тарихи мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсенең архитектур һәм тарихи мирас бүлеге җитәкчесе урынбасары Динар Ишемгулов барлык язучыларны да тәбрикләп, архитектура һәйкәлләрен саклап калуны үзләренең бурычы дип атады.
Чара өлкән һәм яшь язучыларның, яшь сәхнә йолдызларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысова, 45 ел элек берлеккә кергәнен искә алып, хатирәләре белән уртаклашты, оешманың күңеленә бик якын булуын, язучыларның биредә сагынышып очрашуын сөйләп китте. Шагыйрь, галим, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Шәкүр бу йортның барлык каләм тибрәтүчеләрнең яраткан урыны булуын билгеләде, тарихны искә алды һәм бинаның яңартылуына сөенеч белдерде
Читайте нас