Октябрьский шәһәрендәге бер фатирда 12 яшьлек малайның гәүдәсе табылган.
Үлемнең сәбәбе әлегә билгесез.
Тикшерүчеләр вакыйга урыныннан гаджетлар алган, алар ярдәмендә баланың үлеме сәбәбен белмәкчеләр. Шулай ук, бармак эзләрен төшергәннәр. Шушында ук бау да табылган, диләр.
Ата-аналар балаларына игътибарлырак булсын иде. Аларны нәрсә борчуы, кәефләрен ни-нәрсә кыруы турында белеп торырга һәм вакытында ярдәм итәргә кирәк.