+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 06:43

Үги әтисенә 20 тапкыр пычак кадаган

Ир аның әнисенә еш кул күтәргән.

Ир аның әнисенә еш кул күтәргән.
Бу җан тетрәндергеч хәл Воронеж өлкәсендә булган. Егет, үги әтисе чираттагы тапкыр әнисенә кул күтәргәч, пычак белән аңа егерме тапкыр кадаган.
Бу вакыйгадан соң 9нчы сыйныфта укыган егет канлы киемнәрен һәм пычакны яшергән, әмма полиция хезмәткәрләре аны шул көнне үк тоткарлаган. Әлеге вакытта аны ике айга СИЗОга япканнар.
Әйтергә кирәк,егет мәктәптә яхшы укыган һәм, гомумән, укытучылар аның турында бер начар сүз дә әйтә алмый. Гаиләнең танышлары яшүсмерне яхшы һәм адекват кеше дип исәпли.
Егетнең иптәшләре сүзләренә караганда, ир сөяркәсен генә түгел, үги улын да еш кыйнаган.
Әлеге вакытта укучының дуслары социаль челтәрдә петиция төзегән һәм алар яшүсмерне яклауны таләп итә.
Бу хакта "РИА Новости" сайты хәбәр итә.
Читайте нас