+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 06:49

"Кайт инде, син безгә кирәк!"

Чакмагыш районында югалган Илгизәр Минәҗевка багышланган видеоязмада туганнары аңа шулай мөрәҗәгать итә.

Чакмагыш районында югалган Илгизәр Минәҗевка багышланган видеоязмада туганнары аңа шулай мөрәҗәгать итә.
Ул Чакмагыш районының Юмаш авылында балалар бакчасы төзелешендә түбә ябучы булып эшләгән. Аның якын туганы сүзләренә караганда, 18 сентябрьгә каршы төндә ир башка егетләр белән эчәргә калган.
Иртәнгә эзсез югалган, шәхси әйберләре дә калмаган. Якыннары полициягә мөрәҗәгать иткән, тик аларга хокук сакчылары үз вазыйфаларын тиешенчә башкармый кебек тоела, чөнки, туганнары сүзләренә караганда, хәтта шалтыратуларга да җавап бирә алмыйлар. Әлеге вакытта эзләүгә «Лиза Алерт» волонтерлары да кушылды.
Алар югалган егетнең эзенә төшсә дә, Илгизәр әле табылмаган. Ярдәмгә өмет иткән туганнары дулкынландыргыч видео төшергән. Анда ир-егет тормышыннан фоторәсемнәр һәм республика халкына мөрәҗәгать бар:
"Сезнең һәрберегез безнең өчен кечкенә батырлык эшли ала - чакыр-чокырларны, янәшәдәге ташландык сарайларны карарга, сукмаклар буйлап узарга... Үзегез булган урында шикле әйбер күрсәгез, безгә язып сала аласыз", - диелә анда.
Битараф булмыйк, җәмәгать!
Читайте нас