+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 20:26

Рамзан Кадыйров Рекордлар китабына эләкте

Чечен Республикасы җитәкчесе нинди рекорд куйган?

Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Русиянең Рекордлар китабына кертелде. Ул әлеге китапка бер ел эчендә рекордлар кую чараларында иң күп катнашкан төбәк башлыгы буларак "эләккән". Бу хакта "Риа Новости" интернет басмасына Рекордлар китабының баш мөхәррире Станислав Коненко белдергән.
"Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Русия субъекты Башлыгы буларак, бер ел эчендә рекорд куйды. Ул рекорд кую чараларында төрле көнне һәм төрле вакытта алты тапкыр катнашты," - дигән Коненко.
Рекордлар китабының баш мөхәррире белдерүенчә, сертификат сишәмбе көнне Мәскәүдә, китапның җиде еллыгын бәйрәм итү тантанасында, Чечен Республикасының спорт министры Муса Ханариковка тапшырылачак.
Читайте нас