Социаль челтәрдәге битенә ул: "Кризис? Ишеткән юк!" дип язып куйган.
Мурманск өлкәсе Иҗтимагый палатасы башлыгы урынбасары, "Бердәм Русия" партиясенең урындагы советы җитәкчесе Юлия Величко халык ачуын уяткан түрәләр исемлеген тулыландырды.
Шушы көннәрдә ханым социаль челтәрдә кызыл уылдыклы савытлар белән тулы суыткыч камерасының фотосурәтен бастырган. "Кризисмы? Ишеткән юк!" дип язарга һәм "запасыназим" хэштегын да куярга онытмаган.
Бераздан халык аңа ачулы комментарийлар яза башлаган һәм ханым әлеге рәсемне алып ташлаган. Шунда ук гафу үтенергә дә онытмаган. Имештер, бу бөтенләй аның суыткычы түгел...
"Бердәм Русия"дә әлеге низагка үз фикерен белдерүчеләр булды. Дәүләт думасы депутаты Евгений Ревенко аны тыйнаграк булырга чакырды, партия уставында шәхси тыйнаклык турында пункт булуын искә төшерде.