+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 06:06

Тракторчы Зөлфәт Гатауллин – безнең заман герое!

Уразбахты авылыннан ерак түгел М-5 трассасында "МТЗ" тракторы машинисты кешеләрнең гомерен саклап калган.

Уразбахты авылыннан ерак түгел М-5 трассасында "МТЗ" тракторы машинисты кешеләрнең гомерен саклап калган.
Ул тракторында каршы юлдан килүче машинага таба тәгәрүче фурадан өзелгән көпчәккә таранга бара. Аның каһарман гамәлләре турында төбәк юл пабликасында хәбәр ителә.
«Безне фурадан өзелгән көпчәк белән бәрелешүдән коткарган "МТЗ" тракторы машинистына зур рәхмәт белдерәсем килә. Без «Нива»да идек. Ул, тәгәрмәчнең безгә таба тәгәрәвен күреп, таранга барды һәм тракторның чүмече белән аны туктатты», — диелә хәбәрдә.
Рәхмәтле автор бу хәлнең төгәл датасын да, үз исемен дә язмаган. Шулай ук, вакыйга урыныннан фотографияләр дә юк. Шуңа да карамастан, геройның шәхесе ачыкланган. Соңрак шул ук пабликада тракторчының бер хезмәттәше әлеге геройның Зөлфәт Гатауллин булуын язган.
“Зөлфәт Гатауллин -- федераль юл хезмәте хезмәткәре. Аның бурычына М-5 Мирный - Дим трассасын ел әйләнәсенә карап тоту керә”, — дип аңлата ул.
Читайте нас