+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 07:55

Уфа поезды бер сәгать эчендә ике кешене таптаткан

«Уфа - Санкт-Петербург» маршруты поезды Иваново өлкәсендә яшәүче ике кешене бер сәгать эчендә бәрдергән.

Уфа - Санкт-Петербург» маршруты поезды Иваново өлкәсендә яшәүче ике кешене бер сәгать эчендә бәрдергән.
"Ивановская газета" басмасы хәбәр иткәнчә, бу коточкыч вакыйга 18 октябрьдә булган. Иң башта поезд астына 85 яшьлек пенсионер эләккән. Карт машинистның сигналларын ишетмәгән. Нәтиҗәдә, пенсионер көчле бәрелүдән шунда ук үлә.
Икенче очрак Шуя станциясендә бер сәгатьтән соң булган. Бер егет поезд алдыннан юлны кисеп чыкмакчы булган, ләкин җитешә алмаган. Ул да шунда ук һәлак була.
Хәзер ике үлем очрагын да хокук сакчылары тикшерә. Башлангыч версия буенча, состав машинисты ир-егетләрнең үлемендә гаепсез, ул бәрелешүне булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән.
Читайте нас